Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

Сөйләм үстерү дәресе
Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”
дигән картинасы буенча сочинение язу
( 7 нче сыйныф)

Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы
Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең
1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы
Тема: Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”
дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек.
Максат: Рәссам турында мәгълүмат бирү; Сөембикә ханбикә турында
белгәннәрен искә төшерү, сынлы сәнгатьтә һәм әдәбиятта Сө-
ембикә образына булган игътибар турында фикер алышу;
күргән һәм ишеткәнне логик эзлеклелек белән дөрес һәм матур
итеп яза белүләренә ирешү;
эстетик зәвык һәм халкыбызның бөек үткәне белән горурлану
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Рәссам портреты, картинаның фоторепродукциясе,
“Сөембикә ханбикә” җыентыгы,
“Сөембикә” журналының аерым саннары:
2003-№10, 2006-№8-9, 2007-№3, проектор, рәсемнәр, презентация
Бәйләнеш: рус теле белән.


Алдан әзерлек эшләре: рәссам К.Муллашев турында мәгълүмат тупларга; Сөембикә турында өстәмә материал алып килергә.

Дәреснең барышы:
Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
Актуальләштерү.
Укытучы сүзе: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Тактадагы рәсемгә игътибар итегез. Анда нәрсә язылган һәм ясалган?
Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диелгән.
Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Укучы: Сөембикә-ханбикә турында.
Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге тема Сөембикә-ханбикә белән бәйле.
– Укучылар, бүгенге дәрестә без татар халкының бөек үткәне, фаҗигале көннәре һәм һәр татарга якын булган ханбикәбез Сөембикә турында сөйләшербез. Кайчан яшәгән ул? Тарихыбызга кереп калырлык ниләр эшләгән? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле. Сез аның турында ниләр беләсез?
Җаваплар:
– Сөембикә 16 нчы гасырда яшәгән, Казан ханлыгының патшабикәсе булган.
– Ул Йосыф морза кызы булган, аны Казан ханы Җангалигә кияүгә биргәннәр.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Сөембикә- бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес. Ул бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы да.
ңадыр, Сөембикә образы Казан белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан дигәч, күпләребез Сөембикә манарасын күз алдына китерәбез бит. (Проекторда Казан кремле, Сөембикә манарасы рәсемнәре күренә.Слайд 1)
Сөембикә образы инде менә ничә гасыр үзенең серлелеге, хатын-кыз буларак матурлыгы, ана булуы һәм Ватаныбыз тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итә. Сәнгатьтә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү 20 нче гасыр ахыры – 21 нче гасыр башында аеруча күзгә күренә башлады. Моны илдә барган үзгәрешләр белән бәйләргә мөмкин, чөнки халыкның үзаңы уянды, без үзебезнең үткәнебез белән тирәнрәк кызыксына башладык. Ә моңарчы әлеге образга нәкъ менә рус рәссамнары игьтибар иткән. Мәсәлән, билгесез рәссамның 17 нче гасырда ясаган “Сөембикә ханбикә улы белән” дигән композициясе, рус рәссамы В.Худяковның үзе иң күренекле дип санаган картинасы һ.б.
Хәзерге заманда яшәүче һәм иҗат итүче рәссамнарның да Сөембикәгә карата булган кызыксынучанлыгы һич тә кимеми. Мисал итеп Илдар Әхмәровның “Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән” (1991) картинасын, Ә.Фәтхетдиновның “Сөембикә кабере”н (1997), Бакый Урманченың “Сөембикә”сен, Казахстан рәссамы Камил Муллашевның “Сөембикә ханбикә”сен (1997), Раушан Шәмсетдиновның “Үтәмешгәрәй хан һәм Сөембикә”сен (2005) һ.б. картиналарны китерергә мөмкин. (Укытучы сөйләгәндә, әлеге картиналарның репродукцияләре проекторда күрсәтелә.Слайд 2-6).
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
— Укучылар, ә менә безнең алда күренекле рәссам Камил Муллашевның “Сөембикә-ханбикә” дигән картинасының репродукциясе.
з бу дәрестә шушы картина буенча сочинение язарга әзерләнербез. Иң беренче эш итеп, без бергәләп якынча план төзик һәм шуның нигезендә сөйләшү алып барыйк:
Кереш өлеш. Кем ул Сөембикә?
Сез бу өлештә ниләр язарга уйлыйсыз?
а) Сөембикә кайда туган? Ул кем кызы? Ул ничек итеп Казан ханбикәсе булган? (Һәр сорауга җаваплар тыңлана)
б) Рәссам К.Муллашев турында кыскача мәгълүмат. Картинаның язылу тарихы.
Укучы чыгышы: (Интернет материалы)Камиль МУЛЛАШЕВ, -казахстанский живописец, заслуженный деятель искусств Казахстана. Родился в семье художника-каллиграфа. Семья Муллашева жила до начала 1960-х гг. в Китае. Потом семья перебралась в Казахстан, в Карагандинскую обл. и позже в Алма-Ату. Окончил художественное училище в Алма-Ате и Московский государственный институт им. В. Сурикова (мастерскую народного художника СССР Т. Салахова). Муллашев живет и творит в Казахстане. Много путешествовал по Казахстану. В своем творчестве он затрагивает многие аспекты современной жизни и исторического прошлого. Портреты, пейзажи, сказочные персонажи — полотна жизнеутверждающие, пронизаны любовью к людям. Триптих «Земля. Время. Казахстан» стал визитной карточкой не только художника, но и романтическим символом Республики Казахстан. В произведении отражены три важных составляющие родного края — нефть, космос и целина. За эту работу Муллашев был удостоен серебряной медали Академии художеств Франции.
оизведения: «Утро», «Земля и Время. Казахстан», серия «Горизонты целины», серия «Времена года», серия «Мир художника», «Беседа царя Оленя с рыбой», «Осень. Пора оленьей нежности и страсти», «Поцелуй полосатых», «Ревность», «Кыпчак-кыз», «Портрет первого Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева», «Озаренное солнцем мгновение вечности», «Рождение гения», «Золотой век», «Добрый пастух», «Осень. Пора оленьей страсти и нежности и другие», «Ранним утром тысяча забот», «Прикосновение», «Живительные соки тюльпана», «Птица счастья», «Кыпчак-кыз», «Сююмбике» и др. Триптих и картина «Утро» приобретены Государственной Третьяковской галереей, часть работ художника находятся в Государственном музее искусств им. А. Кастеева в Алма-Ате, во многих государственных и частных собраниях США, Германии, Франции, Турции, Китая и др. стран мира. Картины Муллашева пользуются все большим спросом у ценителей живописи, уверенной и свободной становится с годами техника, а взгляды на жизнь, представления о красоте — уверенными, четкими…(Слайд 7-9)
Төп өлеш. Картинада ниләр сурәтләнгән?
а) Картинаның арткы планында ниләр күрәбез?
Җаваплар: Караңгы – соры күк йөзе, еракта Идел елгасы, Кремль стеналары күренә, димәк, бу – Казан шәһәре.
гада көймәләр күренә. Диварда татар халкының символы-барс сурәтләнгән.
Укытучы: Алгы планда рәссам кемне сурәтләгән? Сөембикә ничек итеп сурәтләнгән?
Җаваплар: Алгы планда – Сөембикә-ханбикә сурәтләнгән. Ул матур итеп киенгән. Аның өстендә патшалар кия торган кием. Җентекләп карасак, анда милли бизәкләр ярылып ята. Татар халыкының борынгы милли киеме — чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Ул төрки халыклар тудырган тотрыклы конструктив элементларның ислам дине таләпләре нигезендә илаһи нурланышы. Сөембикәнең башында бик матур итеп чигелгән калфак. Ул энҗе-тәңкәләр белән бизәлгән, яфрак, чәчәкләр чигеп нәкышләнгән. Бай һәм затлы татар киеменә калфак бик тә килешә.Сөембикәнең алкасы һәм муенсасы зиннәтләп эшләнгән. Күлмәге өстеннән ханбикә камзул кигән. Камзул бик кыска була, җиңсез була. Бу кием затлы әдрәс(шелк) тукымадан тегелгән. Күкрәгенә алтын-көмеш тәңкәле хәситә кигән. Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Ханбикәнең кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек. Беренчесе — тоташ һәм тар, икенчесе — буынлы (тупсалы) беләзек. Ул чокып, оялап эшләнгән. Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, топаз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Татар халкы тоташ һәм тупсалы (буынлы) беләзекне ешрак кигән. Йөзекләр дә күп төрле булган. Мөселман хатын-кызлары фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яратканнар. Сөембикәнең бармагында да ташлы йөзек. Патшабикә кигән киемнәрнең формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил итәләр.
r /> Исламда аеруча хатын-кыз матурлыгына игътибар бирелә. Хатын-кыз чибәрлеге энҗе бөртегедәй ят күзләрдән саклана һәм тулысынча гаилә эчендә ачыла. Аның гүзәллеге тормыш иптәшен сокландыра, шатландыра. Сөембикә дә бик матур хатын-кыз. Чәчләре татар хатын-кызларына хас булганча, икегә аерылып, пөхтә итеп җыелган. Йөзе ак, матур. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта. Сызылып киткән кыйгач кашлары үзенә бик килешеп тора.( Слайд 10-13)
Укытучы:Сөембикә турында тагын нәрсәләр беләсез?
Җаваплар: 1552 нче елның көзендә Явыз Иван, үзенең гаскәре белән килеп, Казан ханлыгын җимерә. Татарлар үз җирләре өчен бар көчләрен биреп сугышсалар да, җиңеләләр. Урыслар Казан ханбикәсе булган Сөембикәне, кечкенә улы Үтәмешгәрәй белән бергә, Мәскәүгә алып китәләр. Ханбикәнең китәсен белгән халык, шәһәр читенә җыелып, аны озатып кала. Бик күпләр яшь ханбикә өчен борчылып, аңа чит җирләрдә хәерле тормыш теләп, догалар укып кала. Тик, кызганычка каршы, Мәскәүдә аны бәхетле тормыш көтми. Явыз Иван аны җаны теләмәгән кешегә кияүгә бирә, ә улын, тартып алып, чукындыралар һәм Александр исеме бирәләр. Ул 22 яшендә үлеп китә һәм урыс патшалары күмелә торган урында җирләнә.
Укытучы: Әлеге рәсемгә карагач, сезнең күңелегезгә нинди уйлар килә?
Җаваплар: Сөембикә бик горур булган. Авырлыклар алдында сыгылып калмаган, көрәшкән. (Бәеттән өзекләр уку).
Укытучы: Димәк, сез төп өлештә картинада сурәтләнгән патшабикә турында язачаксыз.
Йомгаклау.
ембикә исеме – мәңгелек. Укытучы: Ни өчен Сөембикә исеме мәңгелек?
Җавап: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә аның образына бик күпләр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, рус язучылары тарафыннан XVIII гасырда берничә трагедия иҗат ителгән. Сөембикә язмышына М. Гафуриның «Сөембикәнең актык көне» шигыре багышланган. Р. Батулланың «Сөембикә», М. Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнары—Сөембикә образына багышланган иң күләмле әсәрләр. Төрек язучысы Илгаз Ваһап Нәүрүзханның «Сөембикә» романы татарчага тәрҗемә ителеп, 1992 елда дөнья күрде.
Казан шәһәренең иң абруйлы урынында—Кремльдә—Сөембикә исеме белән бәйле манара бар. Сөембикә манарасы шәһәребезнең эмблемасына әйләнде. Ул—Казандагы милли архитектурабыз һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Шәһәребезгә килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Хәзер аның башында алтын ярым ай балкый. Ул 1990 нчы елның көзендә куелды. Аны Шамил Сәфәров җитәкчелегендәге осталар ясады.
Укытучы: Укучылар, йомгаклау өлешендә сез Сөембикә турында үзегезнең шәхси фикерләрегезне яза аласыз. Бигрәк тә Сөембикә белән горурлануыбыз, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән эшләнгән эшләр турында да язарга мөмкин. Бу турыда сез тагын ниләр беләсез?
Җаваплар: Бик күп санлы картиналар белән беррәттән, әдәбиятта Сөембикәгә багышланган әсәрләр бик күп язылды. Аларның барысын да диярлек яңа гына чыккан “Сөембикә ханбикә” җыентыгында күрергә мөмкин.
Хатын-кызлар өчен чыга торган журнал да “Сөембикә” дип атала.
— Татар халкының күренекле хатын-кызларына әлеге журнал “Сөембикә беләзеге” бирә.
әсемен күрсәтү, лауреатларның исемнәрен атау).
— Скульптор Рада Нигъмәтуллина, Сөембикәгә багышлап, һәйкәл проекты эшләгән. (Рәсемен карау, фикер алышу).
-Төрки халыкларның сәләтле балаларын җыеп, “Сөембикә варислары” дигән сәнгать фестивале уздырыла. (Бу турыда язылган газета-журнал материаллары белән таныштыру)
Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Халкыбыз үзенең батыр кызын онытмый. Без аның белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.
IV. Ныгыту.
Сочинение темасы буенча план төзү һәм план нигезендә бер-береңә сөйләү. Сочинениене караламага язу.
V. Дәресне йомгаклау.
VI. Өйгә эш: сочинениене акка язып бетерергә.

Источник: EduContest.net

Сәнгать дөньясына сәяхәт

Картина буенча сочинение үрнәге

      Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була.
яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый. 1935-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли. “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
171;Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
      Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.
      Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
      Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

      Рәссамның моңа кадәр билгеле булмаган картинасы турындагы язма

Лотфулла Фәттахов   Лотфулла Фәттахов

Лотфулла Фәттахов. Сабантуй.

Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.
1. Сабан туе кайчан үткәрелә?
2. Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?
3. Сабан туе алдыннан нинди эшләр башкарыла?
4. Анда нинди уеннар уздырыла?
5. Бүгенге тема өйрәнелгән әсәрләрдән кайсылары белән бәйләнешле?
6. Без милли бәйрәмебез Сабантуйның сәнгатьнең төрле төрләрендәге чагылышы белән танышып үттек. Алар арасында нинди уртаклык һәм аерма бар?

Сүзлекчә:
Полотно – зур вакыйга сурәтләнгән картина.

Бирем. Картинада сурәтләнгән күренешләрне дәфтәрдә хикәяләп килегез.

      Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:
      Татар халкы, милли бәйрәм, сабан эшләре, язгы эшләр, шатланып, куанып, күңел ачу, бәйрәм итү, хезмәт бәйрәме.
      Күзгә ташланган нәрсә, кайнап торган халык, йөз-кыяфәт, портрет, бәйрәмчә киенү, сабантуй көрәше, сурәтләп бирү, эзлекле.
      Алгы план, игътибарны җәлеп итү, көрәшнең үзәге, кызып-кызып көрәшүчеләр, җан-фәрманга, иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай, хөкемдар, бирелеп күзәтү, хәрәмләшү, хәрәкәтне күздән ычкындырмау, өстәл янында, җиңенә кызыл тасма бәйләгән бабай, кордаш, булышу, сынап карау, мәйдандагы башка кешеләр, һәркем, киеренкелек, кем кемне җиңәр, көч һәм дәрт биреп тору.
      Авыл халкының тормышын белү, гадәтләрне калку итеп тасвирлау, чиккән (чүпләмле) сөлгеләр, җилфердәү, тальян гармун, чуар кием, миллилек, элеккеге кием, өлкән буын кешеләре, күлмәк, камзул, түбәтәй, үзенчәлекле сыйфатлар, күз карашлары, ал, кызыл, ак, яшел төсләр, кызыл башлы чиккән сөлге, суккан кызыл ашъяулыклар, нечкә зәвык, иҗат таланты, көчле искән җил, кабарынкы болытлар, агач ботаклары, табигатьтәге хәрәкәт, җанлы тасвирлап бирү, халыкның дулкынлануы, мәйдан ыгы-зыгысы.
      Хезмәт шатлыгы, мул тормышның куанычы, матур гадәтләр.

Лотфулла Фәттахов. Игеннәр өлгерде.

      1 нче вариант. Картинадагы күренешләргә, андагы кеше образларының тышкы кыяфәтенә, үз-үзләрен тотышына я кичерешләренә карата сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп языгыз. Картинаны караудан алган тәэсирләрегезне уртаклашып, караш һәм фикерләрегезне белдерегез.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.
      Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. ____________________________________ (Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
      Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
      Тук башаклары түбән иелгән арышлар ___________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
      Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүен тикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________________ (аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.
      Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?)

      2 нче вариант. Картинага нигезләнеп, текстны тулыландырыгыз.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның бу әсәре 1952 нче елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча сурәтли.
      Июль ае. Җәйге аяз кояшлы көн. Күктә кояш балкый. Ерак-еракларга җәелгән киң басу әйтерсең офыкка барып тоташа. Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып торалар. Каерылып үскән арышлар әкрен генә, диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар.
      Арышлар карарга килгән игенчеләр юл буендарак туктаганнар. Алар, башакларны уып, арышның өлгерүен тикшерәләр. Игеннәр чыннан да өлгергәндер, чөнки саргылт-җиз төскә кергәннәр…

      3 нче вариант. Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм картинага нигезләнеп җаваплар языгыз.

1. Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?
2. Рәссам елның кайсы вакытын сурәтли?
3. Картинада кемнәрне күрәсез? Иген басуына кемнәр килгән?
4. Алар нәрсә тикшерәләр?
5. Бу кешеләрнең йөзләре нинди? Ни өчен бу кешеләргә сокланып карыйсыз?
6. Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
7. Картина нинди хисләр уята?

Түбәндәге терәк сүзләрне файдана аласыз.
Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, басу киңлеге, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган арыш, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар һ.б.

1. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
2. Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
3. Шагыйрь яшь балага нәрсә турында сөйли?
4. Авыл табигате ничек тасвирланган? (мәчет манарасы иманга чакыра, авыл төзек, матур, чисталык, яшеллек, елга буена урнашкан һ.б.)
5. Рәссам нәрсә әйтергә тели?
6. Шагыйрь киләчәккә нинди өметләр белән карый?


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-03-21 20:02:07 лол: Бик зур Рэхмэт)
2013-03-18 19:35:02 Айсылу: Бик зур рэхмэт сезгэ!
2013-03-15 21:43:14 Ландыш: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-03-10 18:50:54 Әминә: Бик зур рәхмәт!
2013-03-01 16:45:11 Регина: Бик зур рэхмэт!
2013-02-05 15:06:16 Рушан: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-01-21 17:30:34 Сабитов: Бик зур рәхмәт!!!
2012-11-25 17:08:17 Миләүшә: Сайтыгыз бик шәп булган !!
2012-05-10 19:40:24 Әльфия: Джазакумуллаху хайран барчагызга. Бик тә файда китерде сайтыгыз.
2012-04-16 15:55:13 Алия: бик зур рэхмэт!
2012-04-15 17:06:44 Алмаз: рэхмэт яусын сезгэ, булыштыгыз:)
2012-04-07 14:11:37 Булат: Рэхмэт сезгэ бик зур!)
2012-03-22 21:28:33 Ильназ: рэхмэт сина лэйсэн
2012-03-16 22:22:16 Рашель Мунирова: Очень полезный сайт! спасибо большое!
2012-03-13 11:37:11 Алия: Рэхмэт бик зур!
2012-03-12 15:50:28 Лия: Я в шоке, что бы я делала без вас, СПАСИБО ОГРОМНОЕ.
2012-01-26 22:58:14 Гөлнар: Сайтыгыз минем өчен бик файдалы. Бик зур рәхмәт Сезгә. Уңышлар телим!
2012-01-26 21:10:04 Ландыш: Бик зур рәхмәт!
2012-01-20 10:39:32 Роза: Бик зур рәхмәт Сезгә!
2012-01-19 09:32:02 Нәсимә: Рәхмәт, Гөлназ! Бик шәп булды әле бу!
2012-01-15 21:27:56 Ләйсән: Гөлназ ханым! Мин Сезнең материалларыгызны бик рәхәтләнеп файдаланам. Бик зур рәхмәт Сезгә. Иҗади уңышлар телим.
Рәхмәт, Ләйсән. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
2011-12-18 19:32:10 Лилия Мөнир кызы: Рәхмәт Гөлназ. Дәресемә кирәкле материал алдым.
2011-11-27 16:31:05 ильфар: бик яхшы.
2011-11-11 18:32:06 руфиева: бик кирәкле әйбер бу.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.

Источник: gzalilova.narod.ru

Сочинение на татарском языке на тему “Л. Фәттаховның “Сабан туе” картинасы”/”Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы”Картина буенча сочинение үрнәгеСабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.
Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.
Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.
Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.
Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.
Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.Картина буенча сочинение үрнәгеЕще сочинения на татарском языке со схожей к “Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Источник: tatar16.ru

 


Әбдрәшитова Миләүшә, Биектау районы Коркачык мәктәбе укытучысы


Картина- кеше фикерен график ысул белән чагылдыру чарасы. Мәктәптә картина-рәсем белән эшләүнең төп максаты-андагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә өйрәтү.

Бу иҗади эш балаларның сүзлек запасын баета, сүзне урынлы кулланырга өйрәтә, картинаны караганда “укырга”: аны бербөтен итеп түгел, ә аерым-аерым өлешләрен дә күрергә өйрәнәләр. (Бүгенге укучыларыбызга нәкъ менә күзәтүчәнлек, күңел күзе белән күрә белү сәләте җитешми дә бит.)

Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, картинаны күзәтүгә берничә минут вакыт бирелә. Укытучы исә балаларның игътибарын сораулар, аңлатучылар белән бүләргә тиеш түгел. Яхшылып карап бетергәннәренә ышанганнан соң гына дәресне дәвам итәргә мөмкин.

Балалар картина буенча әңгәмәдә актив катнашырга тиеш. Әңгәмә эчтәлекле булсын өчен, сорауларны дөрес, аңлаешлы итеп бирергә кирәк. Алар билгеле бер эзлеклелектә, берсен-берсе тулыландырып барсын, баланың игътибарын читкә юнәлтмәсен. Әлеге сораулар хикәя төзү өчен план хезмәтен үтәсен.

Картинаның исеме аның төп эчтәлеген чагылдырырга тиеш. Укучылар үзләре картинага исем биреп карасыннар. Исем кыска, хәтердә калырлык, образлы булсын. Балалар картинаның эчтәлеген аңласалар, исем сайлау әллә ни кыенлык тудырмый.

Картина белән эшләгәндә, план төзү мөһим. Ул уй-фикерләрне тәтипкә сала, әйтер сүзеңне кыска һәм ачык итеп формалаштырырга ярдәм итә. План иҗади эшләргә, сөйләмне эзлекле итеп төзергә ярдәм итә. Башта үрнәк план күрсәтелә. Аның белән танышкач, тактага күмәк төзелгән план языла. Берничә укучы план буенча сөйли. Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.

Картина буенча эш сочинение язу белән төгәлләнә. Укучылар дәрестә анализланган текстны дәфтәргә язалар. Башкача да эшләргә мөмкин. Башта картина буенча күмәк эш алып барыла. Һәр укучы иҗади хикәяләүне мөстәкыйль башкара һәм яза. Өченче варианты да бар: кызыклы эчтәлеге аңлаешлы картиналар буенча эшне тулысынча мөстәкыль рәвештә эшләтергә була. Бу очракта укытучы ярдәме булмый, телдән анализ да үткәрелми, һәр укучы иҗади эшли. Монысы күпмедер тәҗрибә туплаганнан соң гын абашкарыла.

Сочинение язу барышында укучы, ирексездән, яңа сүзләргә игътибар итә, аз кулланыла торган сүзләр аның актив сүзлегенә керә башлый.

Картина буенча язылган сочинениеләр ирекле иншалардан беркадәр аерылып тора. Чөнки рәсем буенча сочинениедә эчтәлек билгеле дәрәҗәдәге кысаларда бирелә. Ә бу укучының хыялын азмы-күпме чикли.

Картина буенча эшләүнең үз алымнары бар. Билгеле бер күнекмәләр аша шул алымнарны яхшы үзләштергәндә генә уңышка ирешеп була.

Баштарак сочинениене хикәяләү характерындагы, сюжетлы рәсемнәр буенча язарга кирәк. Укучылар бу очракта төп сюжетны, әйдәп баручы идеяне тиз табалар.

Эчтәлек буенча бәйләнешле сөйләм тудыру эше билгеле бер максатка хезмәт итә; укучылар сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп, матур фразалар белән бирергә өйрәнәләр. Сүзлек запасын тулыландырып, баетып торалар. Сыгылмалы, төзек, матур җөмлә төзү җиңел эш түгел, шуңа күрә дә андый төрдәге күнегүләр даими башкарылырга тиеш. Орфографик грамоталылык та зур әһәмияткә ия.

Картина буенча язма эш өч төрдә була ала:

1.Картинада нәрсә сурәтләнгәнне бернинди үзгәрешсез, төгәл итеп сөйләп чыгу.

2.Сурәтләнгән эпизодка хәтле, яки аннан соң булган мизгел, күренеш турында хыялланып сөйләү.

3.Бирелгән вакыйгага охшаш вакыйганы сурәтләү. (Бу укучыларның үзләре кичергән тәэсирләре, яки китаптан укып белгән материал булырга мөмкин.)

Иҗади язма эш башкарганчы, өйрәтү төрендәге күнегүләр эшләү бик мөһим. Укучылар теле белән эчтәлек, эчтәлек белән план арасындагы бәйләнешне тоя, лексик яктан төгәл, матур итеп сөйли белергә тиешләр. Укучылар түбәндәге кагыйдәләр нигезендә эш итәләр.

1. Мондый төр сочинениеләр эзлеклелекне, төгәллекне таләп итә, уйлап чыгарылган нәрсәләр биредә артык.

2. Картинада сурәтләнгән вакыйгаларның кайда, нинди шартларда булуын күрсәтеп узу кирәк.

3. Образларга исемнәр бирү шарт.

4. Эчтәлекне хәзеоге заманда сөйләү отышлы. Вакыйгаларны безнең күз алдында барган кебек сурәтләү хикәяләүгә зур җанлылык өсти.

5. Сочинениенең исеме кыска, төгәл булырга тиеш.

Укучының сочинениесен җентекләп тикшерү генә җитми, вакытында нәтиҗәсен дә әйтергә кирәк.

Язма эшне бәяләгәндә, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.

1. Төп эчтәлек ачылганмы?

2. Вакыйгалар агышын сурәтләүдә эзлеклелек бармы?

3. План буенча өлешләр тигез күләмдә язылганмы?

4. Темадан читкә китү күзәтелмиме?

5. Җөмләлр дөрес төзелгәнме?

6. Сочинение теленең образлылык дәрәҗәсе нинди, урынсыз кулланылган сүзләр юкмы?

7. Тыныш билгеләре дөрес куелганмы? Орфографик хаталар артык күп түгелме?

8. Бизәлеш (матур язу, кызыл юл калдыру һ.б) ничек?

Нәтиҗә ясап әйткәндә, рәсем буенча сочинение язу барышында укытучы һәм укучы эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

1.    Картинаның эчтәлеген аңларга ярдәм итүче кереш әңгәмә уздыру.

2. Картинаны карау, исем сайлау, сүзлек эше (сөйләмне сурәтләү чаралары белән баету, образларга характеристика бирү, әдәби әсәрләрдән эчтәлеккә туры килерлек өзекләр сайлау…)

3. План төзү.

4. План буенча сөйләү (өстәмәләр кертү, тулыландыру).

5. Сочинение язу.

Алдында түбәндәге “Истәлек язуы” булса, укучы эзлеклелеккә, төгәллеккә өйрәнә.

1.    Теманы билгелә.

2.    Үз-үзеңә теманы ачуда ярдәм итүче сораулар куй.

3.    Шул сорауларга нигезләнеп, сочинениенең планын төзе.

4.    План буенча сөйләп кара.

5.    Сочинениене караламага яз.

6.    Язманы җентекләп тикшер.

Игътибарыгызга 9 класста Харис Якуповның “Тукай” картинасы буенча сочинение язу үрнәген тәкъдим итәм.

Дәрескә рәссам Х.Якуповның портреты, әсәрләре исемлеге, репродукцияләр, “Тукай” картинасы; Г.Тукай портреты, сайланма әсәрләре җыентыгы, “Тукай” альбомы, язмада “Тәфтиләү” көе һ.б. Материал һәм җиһазлау кирәк.

I. Кереш  әңгәмәдә Г.Тукайның авыр балачагы, 1909, 1910 еллардагы иҗатында күңел төшенкелеге сизелүнең сәбәпләре искә төшерелә.

Х.Якуповның тормыш юлы турында сөйләп, репродукцияләре күрсәтелә.

II. Харис Якуповның “Тукай” картинасы белән танышу (сорауларга җавап биреп, картинаның идея эчтәлеген ачыклау).

1. Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнә?

2.    Нинди көз билгеләрен күрәсез?

Сүзлек эше.

1 нче бирем. Түбәндәге исемнәргә туры килгән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр уйлап әйтегез:

яфраклар (саргая, коела, шыбырдый, оча һ.б.);

кояш (балкый, нурын сибә, җылыта һ.б.);

болытлар (басалар, изәләр һ.б);

кошлар (очалар, сәлам җибәрәләр, әйләнәләр, хушлашалар һ.б.);

2 нче бирем. Түбәндәге сүзләргә эпитетлар табып әйтегез:

яфраклар (кызыл борыч сыман, җилләр өзелгән, корышып бөрешкән, ямь-яшел, ялкын кебек һ.б.);

юл  (соры, бормалы, бераклардан килгән һ.б.);

көз (алтын, кояшлы, якты , юмарт һ.б.);

3 нче бирем. Түбәндәге сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез:

темная, золотая, хмурая, унылая, красочная, скучная, теплая, угрюмая, непреветливая и др.

2. Алгы планда кемне күрәсез?

3. Г.Тукайның күңелендәге моң-сагышны нәрсә белән аңлатып була? (Укучылар шагыйрь биографиясенең Казан чорын искә төшереп сөйлиләр.)

4. Ни өчен рәссам шагйрьне язгы фонда түгел, көзге мәлдә сурәтләгән? (яз-уяну, ашкыну, яшәү, сөенеч, куаныч, өмет…; көз-нәтиҗә ясау, уйлану, сагыш, моң, боеклык…)

5. Картинада сурәтләнгән Тукайга ничә яшь биреп була? Шагыйрь ничә яшьтә безнең арадан китте?

6. Арткы планда кемнәр сурәтләнгән?

7. Көтүчегә, кызга һәм малайга нинди исемнәр биреп була? (Әйтик, көтүче – Кәшфи, кыз – Саҗидә, малай – Закир.)

1 нче бирем. Геройларга характеристика бирегез.

Көтүче- ярлы (чалбарларындагы ямаулар шуны сөйли), кыр-далада йөреп, йөзе җил-суыкта чыныккан, аз сүзле, күбрәк уйланырга ярата, хисләре курай моңы аша ургылып чыга…

Кыз- пөхтә, чиста, эшчән (чиккән кулъяулыгына игътибар ителә), моңлы, матурлыкка омтыла, муенындагы гади генә мәрҗәне үзенә килешеп тора, йөзен ачып, балкытып җибәрә; ул шәфкатьлелек символы…

Малай – кызыксынучан, белемгә омтыла, кулында шигырь китабы булырга ошаган, нәни күңеле авыл кысаларына гына сыймый, еракка омтыла…

2 нче бирем. Геройларны “җанландырыгыз”.  Шагыйрь белән малай арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин?

(Укучылар түбәндәге диалогны төзеделәр. )

Закир. Габдулла абый? Нигә табигатьтә  гел яз гына булмый икән? Аллаһы Тәгалә шуны булдыра ала микән?

Тукай. Үс әле бераз, укы син. Мәгърифәт нуры күзләреңне ачар. Син шунда барын да аңларсың, Закир.

Закир. Минем шундый хыялым бар: кешеләр бер-берсен кимсетми, кыерсытмый гына яшәсеннәр иде.

Тукай. Әйе, Закир энем, менә мин дә шигырьләрем белән инсан күңелен агартыйм дип, былбыл булып сайрадым да бит… Укы син, Закир, күбрәк укы. Менә шул хыялларыңны халык күңеленә җиткерерлек илһамият тапканчы укы…

III. Г.Тукайның сайланма әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры килерлек цитата сайлау.

…  И мөкатдәс моңлы сазым!

 Уйнадың  син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөня читлегеннән тарсынып

күңлем кошы,

шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

   (“Өзелгән өмид”, 1910 ел.)

IV.    План төзү, тактага һәм дәфтәрләргә язу.

1. Табигать уйда, сагышта.

2. Тукайның күзләрендә моң.

3. Образлар-символлар.

4. Шигырь укучы малай-Тукайның дәвамы.

5. Шагыйрьнең тормыш көзе.

V.    План буенча сөйләү.

(Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.)

VI.    сочинение язу.

Сочинение үрнәге.

Х.Якуповның бу картинасында көзге мәл сурәтләнгән. Табигатьнең кышкы йокыга талыр алдыннан тынып, уйланып калган халәте. Һавадагы авыр соры болытлар басып, изеп торган кебек. Еракта күренгән авыл өйләре боек кына моңаеп утыра, кечерәеп калган төсле күренә. Авыл читендә бер крестьян җир сөрә. Сөйргән җир өстендә төркем-төркемм каргалар әйләнә. Кошларның кайберләре туган ил белән саубуллашып китеп баралар. Җиргә чуар яфраклардан келәм түшәлгән. Кунак кызы кебек бизәлгән каеннардан талгын гына яфрак коела. Рәссам Г.Тукайны әнә шундый моңсу көзге фонда сурәтләгән.

Шагыйрь, каенга сөялеп баскан карашларын еракка төбәп, уйга талган. Аның болай уйга чумуына көтүченең курай моңы сәбәпче бугай.

Картинада тагын яшь кенә хатын-кыз һәм кечерәк малай да сурәтләнгән. Уңган кул белән чиккән яулык бәйләнгән, пөхтә-матур киенгән бу хатын-кыз – кечкенә Габдулланы үстергән шәфкатьле, мәрхәмәтле татар хатын кызларының бер вәкиле. Менә бу курай уйнап утыручы авыл егете, шушы янып торган матур кыз, зиһенле малай – Габдулланың газиз якташлары, аның тормышының бер кисәге.

Тукай киемнәренең шәһәрчә булуы белән бүтшннәрдән аерылып тора. Нәрсә турында уйлап хәсрәтләнә соң шагыйрь? Картинадагы Тукай 27 яшьләрдә булырга тиеш. Моңа аның шәһәрчәләнеп өлгергән кыяфәте дә, уйчан-моңсу күзләре дә (тормыштан арган, талчыккан), олылык төсмере кергән (гәрчә малайлык чалымнары бетеп җитмәсә дә) чырае да ишарәли. Димәк, бөек шагыйрьнең үләренә санаулы көннәре калып бара. Шагыйрь үзенә тиздән үлем киләчәген сизә, моңа тагын иҗади канәгатьсезлек, дусларының хыянәте, җимерелгән хыяллары, мәхәббәт ачысын китереп кушыйк. Ул соңгы көннәрендә якташлары арасына ял итәргә, кыч алрга кайткан. Туган як, аның кешеләре газиз шул.

Билгеле, шундый авыр халәттә булган шагыйрьне рәссамның көз фонында бирүе табигый. Тик картина төшенке рухта түгел. Караңгы көз алгы планда ачык буяулар белән эшләнгән купшы агачлар аша яктыртылса, кеше язмышларында да өмет чагыла. Киң кырда да дөньясын онытып китап (күләменә караганда шигырь китабы) укып утыручы малай автор тарафыннан юкка гына Тукай белән янәшә сурәтләнмәгән. Буш кеше булып калмас ул, киләчәктә шагыйрь булыр, Тукайга алмашка килер. Тукай үзен бу кешеләр арасында табигый, иркен сизә. Нечкә күңелле шагыйрь туган яклары, якташлары белән саубуллашып, бәхилләшеп калырга кайткан.

 Файдаланылган әдәбият 

1.    Әминев Ә.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы.К.-1977.

2.    Бәширова М. “Сүз белән сурәт ясау”.К.-1974.

3.    И.Гази. “Матурлыкны күрергә өйрәтик”, “Совет мәктәбе”, 1964, №8, 30-33 бб.

4.    Ладыженская Т. И др. Теория и практика сочинений разных жанров. Пособие для факультативных занятий. М.Проса. 1980.

5.    Шакирова Л.З. “Основы методики преподавания русского языка в татарской школе”, 1990. — Казань, С.128-131.

Источник: gabdullatukay.ru